news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Татарстанда сигез яңа судья билгеләде

Эрнест Мортазин Казанның Совет районы суды рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Владимир Путин Татарстанда сигез яңа судья билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

Эрнест Мортазин Казанның Совет районы суды рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Алмаз Газетдинов Мәскәү районы суды хөкемдары булды, Энҗе Сунеева исә Арбитраж суды хөкемдары вазифасын биләде.

Гөлнара Галимова Әлки районы суды рәисе итеп билгеләнде. Арча район судында әлеге вазифаны Марс Миндубаев башкарачак.

Миләүшә Дәүләтбаева Мамадыш районы суды рәисе вазифасын биләячәк. Чирмешән районы судына да яңа рәис билгеләнде, ул - Дмитрий Макаров. Сарман районы судына җитәкчелек итүне Ринат Хәйбрахмановка ышанып тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100