Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: Татарстанда коптер-парклар ясарлар дип уйлыйм — монда иҗади җитәкчеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда коптер-парклар ачылуына ышануын белдерде. Республиканың иҗади җитәкчелеге һәрвакыт заманча технологияләр һәм кызыклы инициативалар белән кызыксына.
Президент белән сөйләшүдә пилотсыз оча торган аппаратның илдәге иң яшь операторы — Татарстаннан 14 яшьлек Булат Нургалиев пилотсыз тармакны үстерү турында сорау бирде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Безнең сөйләшүне Татарстанда да ишетерләр дип ышанам. Татарстанда җитәкчеләр бик мобиль, иҗади. Аларның барлык яңа башлангычларны бик яхшы хуплавын беләм. Анда да ясарга мөмкин (коптер-парклар – ТИ иск.) дип уйлыйм. Һичшиксез, ясаячаклар», - диде Путин.
Булат Нургалиев белән сөйләшкәндә ул Россиядә пилотсыз авиацияне үстерү буенча зур планнар турында сөйләде. Мисал өчен, 2030 елга кадәр илдә 1 млн шундый белгеч әзерләргә планлаштыралар. Президент ассызыклаганча, пилотсыз оча торган аппаратлар тармагының «үз үсеш векторы бар, ул бик мөһим һәм дөньяда зурдан зур әһәмияткә ия».
Искәртик, 2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә пилотсыз аппаратларны үстерү буенча профильле илкүләм проект эшли башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз