news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Татарстанда ике яңа судья билгеләде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанда ике яңа судья билгеләде. Тиешле карар рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күрде.

Әйтик, 6 еллык вәкаләт вакытына Чаллы шәһәр суды рәисе урынбасары Иршат Гыйниятуллин билгеләнде. 2020 елдан ул Татарстанның Аксубай район суды рәисе вазифасын башкарган.

Аннан тыш, Путин элек Татарстан Республикасы Югары судында судья ярдәмчесе булып эшләгән Антон Егоровны Татарстанның Лаеш район суды судьясы итеп билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100