news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Татарстанда 14 яңа судья билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда 14 яңа судья билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Альберт Сибатров – Азнакай шәһәр суды, Люция Зәйниева – Аксубай район суды, Анна Крайнова – Арча район суды, Динара Гарифуллина – Түбән Кама шәһәр суды, Ренат Гарифуллин һәм Ольга Кислякова Чаллы шәһәр суды хөкемдарлары булды.

Казанда Йолдыз Гайзетдинова һәм Ландыш Шиһабетдинова – Вахитов район суды, Дмитрий Ткачев һәм Ришат Шәйхиев – Идел буе район суды, Разия Зимагулова Совет район судына яңа хөкемдарлар итеп билгеләнде.

Татарстан Арбитраж судында да яңа судьялар эшләячәк, алар - Айрат Галимов, Альбина Мирсәетова һәм Инна Фомина.

news_right_1
news_right_2
news_bot