Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин Татарстан турында: Үзенчәлекле, кызыклы һәм тиз үсә торган төбәк
Татарстан – Россиянең үзенчәлекле, кызыклы төбәге. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин Казанда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән БРИКС кысаларында Казан Кремлендә узган очрашуда белдерде.
«Сезне чын күңелдән Россиядә, бу юлы Татарстан башкаласы Казанда сәламлим. Бу безнең илнең бик үзенчәлекле, кызыклы һәм тиз үсеш кичерә торган төбәге», - дип белдерде Владимир Путин. Ул билгеләп үткәнчә, республика үзенең хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләре, шулай ук үсеш темплары белән горурлана.
- Бүген Казанда БРИКС саммиты старт ала, ул өч көн дәвам итәчәк. Чара рәсми булмаган төшке аш форматында катнашучы илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасыннан башланачак.
- Бүген иртән Татарстан башкаласына Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса килде.
- БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салынды. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Хәбәшстан керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
- БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә була. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз