news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Татарстан Премьер-министрын Мактау ордены белән бүләкләде

Алексей Песошиннан тыш тагын биш татарстанлы дәүләт бүләкләре алды.

Владимир Путин Татарстан Премьер-министрын Мактау ордены белән бүләкләде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинны Мактау ордены белән бүләкләде. Бу турыдагы указ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен», — диелгән документта.

Шулай ук В. Д.Шашин исемендәге «Татнефть» гамәви акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары - баш инженеры Наил Ибраһимов та Мактау ордены белән бүләкләнде.

Казан мэры Илсур Метшинга шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен өченче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәте өчен» ордены тапшырылган.

Казан федераль университетының Н. И.Лобачевский исемендәге лицееның гомуми белем бирү мәктәп-интернаты укытучысы Сергей Михайлин үз өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Россиянең атказанган укытучысы» мактаулы исеменә лаек булган.

Шулай ук «Татнефть» гамәви акционерлык җәмгыятенең ике хезмәткәре Александр Иванов һәм Рашат Солтановка «Россия атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» исеме бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100