news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Татарстан кешесенә «Россиянең атказанган табибы» исемен бирде

Бүләкләү турындагы указда йөзләгән табиблар, шәфкать туташы һәм Россиянең төрле субъектларыннан башка медикларның исемнәре бар.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Чаллының 1нче стоматология поликлиникасы баш табибы Рания Терекуловага «Россиянең атказанган табибы» исеме бирелде. Бу документны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

Бүләкләү турындагы указда Россиянең йөзләгән табиблары, шәфкать туташлары һәм Россиянең төрле субъектларыннан башка медиклар бар.

Алар барысы да Covid-19 пандемиясенә каршы көрәш өчен дәүләт бүләкләре алды. Исемлек хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot