Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: Татарстан ислам дөньясы белән актив рәвештә нәтиҗәле мөнәсәбәтләр кора
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен катнашучыларга укып үтте.
«Гасырлар дәвамында безнең күпмилләтле илебез ислам дөньясы дәүләтләре белән киң багланышлар өчен ачык булган. Һәм бүген, катлаулы вазгыять булуга карамастан, без икътисади, фәнни, мәгариф, гуманитар һәм төбәкара багланышларны уңышлы, эзлекле рәвештә киңәйтүне дәвам итәбез. Татарстан – Россиянең мондый нәтиҗәле һәм конструктив мөнәсәбәтләрне актив коручы субъектларының берсе дип билгеләп үтәм. Форум барышында сезгә төрле өлкәләрдә, шул исәптән технологик өлкәләрдә безнең элемтәләрне алга таба ныгыту перспективалары турында фикер алышырга туры килә», – дип билгеләп үтелә хатта.
Дәүләт башлыгы цифрлы финанс системасын ныгыту буенча уртак эшкә аерым игътибар бирергә чакырды. Форум барышында бу темага аерым утырыш багышланды.
Марат Хөснуллин үз исеменнән Россия һәм ислам дөньясы мөнәсәбәтләре тотрыклы үсеш һәм икътисади күрсәткечләр үсеше белән характерлана, дип өстәде.
«KazanForum»да актив катнашкан мөселман илләрендәге коллегаларыбызга рәхмәт әйтәсе килә, Татарстанга аерым рәхмәт белдерәм. Форум быел да хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирер һәм зур файда китерер дип өметләнәм», – дип белдерде вице-премьер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз