news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

Россия Президенты тулаем төбәк продуктының, сәнәгать җитештерүенең үсешен һәм Татарстанда уңай демографик вазгыятьне билгеләп үтте.

Владимир Путин Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды. Ул төп күрсәткечләр буенча республиканың алдынгы позицияләрен билгеләп үтте. Ил башлыгы республика халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады.

«Рөстәм Нургалиевич, Татарстан, гадәттәгечә, татарстанлыларның тырышлыгы, иң беренче чиратта сезнең тырышлыгыгыз, бөтен команда тырышлыгы белән — күп еллар дәвамында төп күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә. Монда тулаем төбәк продуктының үсеше, сәнәгать җитештерүенең артуы күзәтелә. Шунысы күңелле, Татарстанда халык саны арта, аз булса да, ул бар. Бу күрсәткеч Татарстанда тормыш дәрәҗәсен яхшырту, социаль хезмәт күрсәтү һәм башкалар өчен күрелә торган чаралар комплексы турында сөйли», — диде Путин.

Дәүләт башлыгы Татарстанның башка төбәкләр фонында Сovid-19 авырулары дәрәҗәсе буенча яхшы күренүен искәртте. Бу күрсәткеч буенча республика Россиядә 82нче урында тора. «Бу яхшы күрсәткеч. Сездә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш өчен күрелә торган чаралар республикадагы вазгыятькә ярашлы», — диде Путин.

Рөстәм Миңнехановның республикадагы эшләр торышы турындагы докладын тыңлаганнан соң, Путин Татарстан Республикасы Президентының Татарстанның киләчәк үсеше белән бәйле барлык тәкъдимнәрен дә карарга әзер булуын әйтте. Ахырда дәүләт башлыгы татарстанлыларны республика юбилее белән котлады.

«Мин сезгә республика үсешендә тулаем башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Тагын бер кат сезне һәм республика халкын республика төзелүнең 100 еллыгы, юбилее белән котлыйм», - диде Россия Президенты. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100