news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин табибларга пациентларны кабул итү вакытын өч тапкыр арттырырга тәкъдим итте

Президент сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмати технологияләрне үстерүнең әһәмиятен билгеләп үтте.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Якын киләчәктә медицина белешмәләренең әзер булганын чиратта көтеп утыру вакытын өч тапкыр киметергә һәм пациентларны кабул итү вакытын өч мәртәбә арттырырга кирәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Ярославльдә узган «ПроеКТОриЯ» һөнәри навигация форумында Бөтенроссия ачык дәресендә өлкән сыйныф укучыларына шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
 
«Мәгариф белән бергә медицина, сәламәтлек саклау өлкәсе дә теләсә кайсы илнең икътисади алгарышында сизелерлек һәм реаль факторларга әверелде», – дип ассызыклады Президент.  
 
Владимир Путин сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмати технологияләрне үстерүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
 
«Илебез территориясе гаять зур булуын исәпкә алсак, бу – аеруча мөһим, – диде ул. – Чөнки телемедицина ярдәмендә үз вакытында киңәшләр бирергә мөмкин. Бу инде шактый актив үсеш кичерә һәм бик зур нәтиҗә бирә».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100