Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин төбәкләрдә алданган өлешчеләргә ярдәмнең дәвам итәчәгенә ышандырды
Президент торак төзелешен финанслауның яңа системасына күчеш кирәклеген әйтте.
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Россия Президенты Владимир Путин алданган өлешчеләргә ярдәм дәвам иттереләчәгенә ышандырды. Бу хакта ул Казанда “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда әйтте.
“Без федераль үзәктән ярдәм итәбез. Бюджетара мөнәсәбәтләр кысаларында төбәкләрдә алданган өлешчеләр белән бәйле проблемаларны истә тотабыз. Һичшиксез, бу эш дәвам итәчәк”, - дип вәгъдә бирде.
Президент торак төзелешен финанслауның яңа системасына күчешнең өлешләп төзү өлкәсендә булган башбаштаклык, тәртипсезлекне бетерү өчен кирәк булганын әйтте.
“Дәүләткә исәп-хисап, гарантияләрнең банк системасына күчәргә кирәк. Моңа күчмәсәк, цивилизацияле эшләүгә беркайчан ирешә алмаячакбыз, алданган өлешчеләр гел булачак”, - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз