news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин төбәк хакимияте турындагы законны имзалады

Яңа канун төбәкләрнең һәм федераль үзәкнең уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча вәкаләтләрен билгели.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә идарә системасын стандартлаштыра торган РФ субъектларында хакимият оештыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Яңа канун төбәкләрнең һәм федераль үзәкнең уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча вәкаләтләрен билгели. Документта, аерым алганда, губернаторларга рәттән ике срокка сайланырга рөхсәт ителүе, губернатор срокларының төгәл санын төбәкләрнең закон чыгару җыены билгели алуы күрсәтелә.

«РФ субъектларында гаммәви хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» закон проектын Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Павел Крашенинников һәм Федерация Советының Конституцион законнар комитеты рәисе Андрей Клишас кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100