news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Төбәк башлыклары пандемия шартларында үзләрен җаваплы тотты

Президент фикеренчә, төбәк җитәкчеләренә нәкъ менә үз төбәкләре дәрәҗәсендә һәм шушы төбәктәге вазгыятькә таянып эш итәргә мөмкинлек бирү мөһим.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россия Президенты Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә төбәк башлыкларының эшен уңай бәяләде, авырлыкларга һәм коронавирус пандемиясенә дә карамастан булган проблемаларны хәл итүгә җаваплы карауларын әйтте. Туры трансляцияне «Россия 24» телеканалында күрсәттеләр.  

«Теләсә нинди зур эштәге кебек үк нәрсәнедер төгәлрәк һәм тизрәк эшләргә мөмкин булгандыр, әмма тулаем алганда төбәк башлыклары үзләрен җаваплы тотты, катлаулы бурычлары алырга курыкмады», — диде дәүләт башлыгы.

Россия Президенты илнең территориясе зур булу аркасында һәр субъектта эпидемиологик вазгыятьнең төрлечә булуын әйтте.

Аның сүзләренчә, төбәк җитәкчеләренә нәкъ менә үз төбәкләре дәрәҗәсендә һәм шушы төбәктәге вазгыятькә таянып эш итәргә мөмкинлек бирү мөһим.

Президент әйткәнчә, Россия Хөкүмәте федераль бюджеттан ярдәм таләп итә торган теге яки бу карарларны кабул иткән төбәкләргә һәрвакыт ярдәм иткән.

«Төбәкләргә ярдәм итү артты. Федераль үзәк һәм төбәкләр арасындагы бу элемтә безгә кирәкле нәтиҗәне бирде», — диде Владимир Путин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100