news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Суверенитетын югалтса, Россия яши алмый

Суверенитетын югалтса, Россия яши алмый, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә.

«Көнбатыш дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча даими һәм катгый тәкъдимнәребезгә карата безгә үз урыныбызны белергә диелде. Ахыр чиктә бу урын Россиянең икенче дәрәҗәдәге дәүләтләр рәтенә тәгәрәвенә китерер иде, алар бары тик чимал бирүче функциясен генә үти, ил суверенитетының күп өлешен югалта. Мондый рәвештә Россия үсә алмый гына түгел, ул яши алмаячак», – дип белдерде дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп узганча, Россиянең суверенитетын һәм икътисад, финанс, хәрби яктан бәйсезлеген ныгыту – үз куркынычсызлыгын арттыру, киләчәктә БРИКС партнерлары белән, мөстәкыйль дәүләт буларак, ышанычлы үсеш өчен шартлар тудыру дигәнне аңлата. Аның сүзләренчә, бу илләр Россиянең бәйсезлеген, аның традицияләрен хөрмәт итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot