news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: "Сугыш ветераннарын торак белән һичшиксез тәэмин итәчәкбез”

Хәлиткеч карар кабул ителде – Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да фатир алырга тиеш

(Казан, 3 декабрь, “Татар–информ”). Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да фатирлы булачак, бу аларның элегрәк чиратка басканнары–юкмы икәнлегенә бәйле түгел. Бүген РФ Премьер–министры Владимир Путин россиялеләр белән “турыдан–туры элемтә” барышында әнә шулай дип белдерде.
“Хәлиткеч карар кабул ителде – Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да фатир алырга тиеш, – дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. – Тиешле акчаларны без 2010 елда бүлеп бирәчәкбез. Ветераннарның үзләре һәм административ органнарга булган бердәнбер үтенеч шул – төзелеш оешмалары торак төзергә яки сатып алырга өлгерсен өчен фатирга чират торучы кешеләрнең исемлекләрен тизрәк рәсмиләштерергә тиеш”.
Владимир Путин шулай ук инде хәзер үк 10 меңнән артык кешенең чиратта торуын искәртте. “Чиратта күпме кеше торуга карамастан биргән вәгъдәне үтәячәкбез”, – диде ул.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100