news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин студентларга эшкә урнашу буенча киңәшләрен бирде

Президент әйтүенчә, студент берлекләре үзләре дә предприятиеләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырырга тиеш.

Владимир Путин студентларга эшкә урнашу буенча киңәшләрен бирде
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Укып бетереп эшкә кая урнашуыгызны сез үзегез дә кайгыртырга тиешсез", - дигән киңәш бирде Россия Президенты Владимир Путин бүген Казандагы телекүпер барышында. Чарада илнең барлык ун федераль университеты вәкилләре катнашты.

Студентларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча Екатеринбургтан Урал Федераль университетының студентлар берлеге рәисе чыгыш ясады. Ул чыгарылыш студентларын эш белән тәэмин итү буенча башка илләрнең уку йортлары тәҗрибәләрен өйрәнүе турында сөйләде.

“Сезнең башка ил тәҗрибәләрен өйрәнүегез мөһим. Аларда бу эш ничек оештырылуын өйрәнергә кирәк. Шул ук вакытта сез, рәис буларак, Россиянең төп эш белән тәэмин итүче оешмалары белән эшләсәгез, тагы да әһәмиятлерәк булыр иде. Хәтта университет җитәкчелегеннән генә дә ниндидер инициативаларны көтеп ятарга кирәкми. Дөрес, университеттан инициатива булырга тиеш, әмма аңа гына ышанып утырмагыз. Сез кая урнашуыгызны үзегез дә кайгыртырга тиешсез. Бу хакта онытмагыз.

Әгәр сездә студентлар берлеге кебек оешма бар икән, сезгә эш белән тәэмин итүчеләр белән турыдан-туры эшләргә беркем комачауламый. Беренче курстан ук башларга кирәк моны. Студентларга моны ялгыз гына башкару кыенрак, әмма студентлар берлеге тотынса, башкарып чыгарга мөмкин. Эш белән тәэмин итүчеләр белән турыдан-туры контактлар урнаштырырга кирәк. Шуңа ирешү зарур.

Профессиональ багланышлар урнашырга тиеш. Студентлар шунда практикага эләгергә тиеш. Практика алга таба эшкә урнашу өчен юл яра. Практиканы формаль рәвештә кәгазь, белешмә алуга гына кайтарып калдырырга ярамый. Үзебезгә моның белән активрак шөгыльләнергә кирәк. Оешмалар үзләре дә яхшы кадрларга мохтаҗ. Вуз җитәкчелеге агымдагы процесс белән кызыксынса, предприятие җитәкчелегенә практик эш нәтиҗәләре кирәк", - дип белдерде Владимир Путин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100