news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин СССР паспорты белән Россия гражданлыгын алу хокукын озынайтты

2012 елда гражданлык турындагы законга яңа бүлек өстәлгән иде, ул Россия паспортын алуны гадиләштерде, ләкин әлеге нормалар тиздән гамәлдән чыгачак.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”) Россия Президенты Владимир Путин СССР паспорты белән 2002 елның 1 ноябренә кадәр Россиягә яшәргә килгән, башка гражданлыгы булмаган кешеләргә Россия гражданлыгын алу хокукын 2020 елның 1 гыйнварына кадәр озынайтучы законга кул куйды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Бу закон проектын Россия Дәүләт Думасы кабул итеп, 14 декабрьдә Федерация Советы раслаган иде. 

Мәгълүм булганча, 2012 елда гражданлык турындагы законга яңа бүлек өстәлгән иде, ул ике категория затларга Россия паспортын алуны гадиләштерде: “СССР гражданлыгы турындагы паспорт белән 2002 елның 1 ноябренә кадәр Россиягә яшәргә килгән, Россия гражданлыгын алмаган, ләкин башка гражданлыгы булмаган, башка дәүләттә яшәү хокукы яки пропискасы булмаган”, шулай ук “2002 елның 1 июленә кадәр Россия гражданлыгы паспортын вәкаләтле органнарда законлы бланкта алып, ләкин аларның гражданлыгы шик астына куелган (паспорт йолып алынган яки гамәлдән чыгарылган)” кешеләргә.

Бу категориягә кергән затларга Россия гражданлыгын гадиләштерелгән тәртип буенча, ягъни вакытлыча яшәүгә рөхсәт алып тормыйча, яшәү чыганаклары турында мәгълүматлар китермичә, рус теленнән имтихан тапшырмыйча алырга мөмкинлек бирелгән иде. Ләкин әлеге нормалар 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарылачак, яңа закон исә аларның срогын 2020 елның 1 гыйнварына кадәр озынайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100