Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин социаль хезмәткәрләргә өч айга өстәмә түләү билгеләнүен әйтте
Табибларга ике атналык өстәмә смена өчен түләү 40 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр алар Covid-19 коронавирусы белән авыручыга ярдәм күрсәтсә, 60 мең түләнәчәк.
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Социаль учреждение хезмәткәрләре, табиблар, кече медицина һәм техник персонал өч ай өчен махсус федераль өстәмә түләүләр алачак. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин гражданнарга коронавирус вазгыяте белән бәйле мөрәҗәгатендә хәбәр итте.
«Социаль хезмәткәрләр дә зур йөкләмә һәм куркыныч белән эшли. Шуңа күрә алар өчен өч айга — 15 апрельдән 15 июльгә кадәр махсус федераль өстәмә түләү билгеләргә кирәк дип саныйм. Шулай ук башкалар да узган апрель өчен тиешле түләүләрне алачак», — диде Путин.
Табибларга ике атналык смена өчен түләү 40 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр алар Covid-19 коронавирусы белән авыручыга ярдәм күрсәтсә, 60 мең түләнәчәк. Социаль һәм педагогик хезмәткәрләр, урта, медицина һәм административ персонал өчен — 25 мең сум, авыручылар белән эшләсәләр — 35 мең сум, кече персоналга 15 һәм 20 мең сум, техник персоналга — 10 һәм 15 мең сум сум түләү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз