news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Соңгы өч елда Россиянең тулай эчке продукты 9,7 процентка артты

Соңгы өч елда Россиянең тулай эчке продукты 9,7 процентка үсте, бу Европа зонасы күрсәткечләреннән күпкә артык. Бу хакта туры эфир барышында РФ Президенты Владимир Путин әйтте.

«2025 елда Россиянең тулай эчке продукты үсеше 1 процент тәшкил итте, соңгы өч елны алсак, бу күрсәткеч 9,7 процентка тәңгәл, Европа зонасыда ул 3,1 процент кына. Быел нибары 1 процентлык үсеш – ил җитәкчелегенең инфляция белән идарә итүгә бәйле аңлаешлы гамәлләре», – дип белдерде Путин.

Илдә инфляцияне тоткарлау өчен кабул ителгән чаралар нәтиҗәлелеген күрсәтә, дип саный Россия Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot