Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: Соңгы 80 елда Мәскәү белән Дамаск төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итте
Соңгы 80 елда Мәскәү белән Дамаск төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итте. РФ Президенты Владимир Путин Россия һәм Сирия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 80 ел тулу уңаеннан Сирия Президенты Бәшәр Асадка җибәргән телеграммасында шулай дип язган.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, уртак тырышлык ярдәмендә сәясәтчеләр Сирия җирендә халыкара террорчылык көчләренә каршы көрәштә шактый зур уңышларга иреште.
«Шуны раслап әйтәм, Россия алга таба да дәүләт суверенитетын, бердәмлек һәм илнең территориаль бөтенлеген яклау, илкүләм иминлекне һәм эчке сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү омтылышында Сирия Гарәп Республикасы Хөкүмәтенә ярдәм күрсәтәчәк», - дип язган Путин.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия-Сирия арасындагы багланышларның бөтен комплексын алга таба үстерү Россия һәм Сириядә яшәүче халыкларның мәнфәгатьләренә тулысынча җавап бирә, төбәк һәм халыкара дәрәҗәләрдә тынычлык һәм тотрыклылыкны ныгыту юлыннан бара.
Сүзенең ахырында Россия Президенты Асадка – сәламәтлек һәм уңышлар, ә Сирия гражданнарына иминлек теләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз