news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин соңгы вакытта туйганчы йоклый алмавы хакында сөйләде

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, ул тәүлегенә бары тик дүрт-биш сәгать кенә йоклый.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин соңгы вакытта туйганчы йоклый алмавы хакында сөйләде. Кызыл мәйдандагы шугалакта узган Төнге хоккей лигасы матчы периодлары арасындагы тәнәфестә ул шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Россия 24» телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Эшкуар Геннадий Тимченконың күнегүләрне күбрәк үткәрергә кирәк дигән тәкъдименә каршы, Россия Президенты соңгы вакытта туйганчы йоклый алмавына зарланды. «Бик аз йокладым, тәүлегенә дүрт-биш сәгать кенә», - дип аңлатты Путин.

Төнге хоккей лигасы матчы кичә кич узды. Дәүләт башлыгы бозга «кызыллар» командасы составында унберенче номер белән чыкты.

Иптәшләрчә матч Владимир Путин чыгыш ясаган команда файдасына 8:5 исәбе белән төгәлләнде. Иң күп алканы да Россия Президенты кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100