news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Си Цзиньпинны Казанда узачак БРИКС саммитына чакырды

РФ Президенты Владимир Путин Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның БРИКС саммитына киләчәгенә өметен белдерде. Искәртик, чара 2024 елның октябрендә ТР башкаласында узачак.

«Быел октябрь аенда Казанда узачак саммитта Сез һәм коллегаларыбыз катнашыр, дип өметләнәбез», - дип Путинның цитатасын китерә ТАСС.

Россия лидеры БРИКС оешмасы аларның (Путин һәм Си Цзиньпин) инициативасы буенча оештырылуын искәртте.

  • Бүген ике илнең лидеры Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы саммиты ачылу алдыннан Астанада очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot