news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин, Си Цзиньпин, Дональд Трамп 19 ноябрьдә Кытайда өч яклы очрашу уздырачак

Россия, Кытай һәм АКШ лидерлары Владимир Путин, Си Цзиньпин һәм Дональд Трампның өч яклы очрашуы 19 ноябрьдә Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә узачак. Тиешле килешүгә ирешү турында Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте. Бу хакта ТАСС яза.

«Путин, Си һәм Трамп арасында өч яклы очрашуны 19ында уздыру турында килешүгә ирешелде. Бу очрашу Шэньчжэньда АТЭС саммиты кырларында узачак», – дигән мәгълүмат бирде Россия дәүләте башлыгының матбугат секретаре.

АТЭС саммиты Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә 18-19 ноябрьдә узачак. Өч яклы сөйләшүләр турында 25 октябрьдә үк РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков әйткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot