news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин штрафларны ташлама белән түләү вакытын озайту турында закон имзалады

Әгәр почта буенча заказлы хат итеп җибәрелгән штраф турындагы карар күчермәсе тоткарланса, аларны 50 процент ташлама белән түләп булачак.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин автомобильчеләргә юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы хәбәр почтада тоткарланган очракта, аны ташлама белән түләү вакытын озайту турында закон имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет–портылында чыкты. Бу турыда «РИА-Новости» хәбәр итә.

Әгәр почта буенча заказлы хат итеп җибәрелгән штраф турындага карар күчермәсе тоткарланса, аларны 50 процент ташлама белән түләп булачак.

Законда гражданинга таашлама белән түләү өчен нәрсә эшләргә кирәклегенә ачыклык кертә.

ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта 50 процент ташламаны озайту турындагы закон проекты Россия Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot