news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Шәхси торак төзелешен үстерүдә ярдәм әлегә җитәрлек түгел

Аның сүзләренчә, торакка бәя артуга төзелеш технологияләре үсеше һәм төзелеш материаллары базарындагы тәкъдим дә йогынты ясаган.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин шәхси торак төзелешен үстерүгә күрсәткән ярдәмнең җитәрлек булмавын билгеләде. Бу хакта ул еллык матбугат конференциясендә әйтте.

Владивосток журналистының ташламалы ипотека аркасында бәяләр арту турындагы соравына җавап итеп, Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясе барышында ташламалы ипотеканың уңай роль уйнавын билгеләп үтте.

Путин торак төзелешенә ярдәм итү чаралары комплексы булдырылуын әйтте. Ерак Көнчыгышта ташламалы ипотека еллык 2 процент белән бирелә, авыл хуҗалыгы ипотекасын — 3 процент, балалы гаиләләргә 6 процент белән алырга мөмкин. Моннан тыш, яңа төзелешләр өчен 7 процентлы ташламалы ипотека вакыты озайтылган.

Аның сүзләренчә, торакка бәя артуга төзелеш технологияләре үсеше һәм төзелеш материаллары базарындагы тәкъдим дә йогынты ясаган.

«Арзан ипотека бәяләр артуга китерә. Шулай да без 90 млн.кв метр төзедек. Уңай нәтиҗә күренеп тора. Үзләренең торак хәлләрен яхшырткан гаиләләр саны да арта. Бу әле ярдәм җитәрлек булмаса да, шәхси торак төзелешенә дә кагыла. Без моны алга таба эшләрбез», — диде Путин.

Матбугат конференциясе барышында Путин 2021 елда Россия төзелештә рекордлы күрсәткечләргә ирешүен дә әйткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100