news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Санкт-Петербургта УЕФА башлыгы белән очрашачак

УЕФА президенты Александр Чеферин белән очрашу темасы Евро-2020 чарасында футбол буенча Россия җыелма командасы катнашуы белән бәйле булуы ихтимал.

Владимир Путин Санкт-Петербургта УЕФА башлыгы белән очрашачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин иртәгә, 27 ноябрьдә, Санкт-Петербургка бара. Анда ул кайбер чараларда һәм очрашуларда катнаша. Бу хакта Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Президентның көн тәртибендәге пунктларның берсе УЕФА президенты Александр Чеферин белән очрашу була.

Бөтендөнья допингка каршы агентлык Россияне дүрт елга зур халыкара ярышларда катнашудан һәм оештырудан читләштерү буенча тәкъдимнәрен башкарма комитетка бирде.

Кайбер белгечләр фикеренчә, Санкт-Петербургта Евро-2020 төркем этабы матчлары булмый калу куркынычы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot