news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин салым билгеләүнең «гаделрәк» системасын уйларга кушты

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында салым салуның «гаделрәк», дифференциацияләнгән системасына күчү кирәклеге турында белдерде.

«Безнең казна системасын модернизацияләү алымнарын, шәхси һәм корпоратив керемнәре югары булган кешеләргә салымны гаделрәк билгеләүне уйларга тәкъдим итәм. Киресенчә, гаиләләргә салым йөкләнешен киметергә кирәк, шул исәптән, бүген әйткән салым чигерүләре хисабына», - дип билгеләп үтте ил Президенты.

Владимир Путин Дәүләт Думасына һәм Хөкүмәткә якын арада конкрет тәкъдимнәр комплексын тәкъдим итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

«Алга таба инде кабул ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, 2030 елга кадәр төп салым параметрларын теркәргә тәкъдим итәм. Шул рәвешле теләсә нинди, шул исәптән озак сроклы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен тотрыклы һәм алдан билгеләнгән шартлар тәэмин итәргә», - дип йөкләде ул.

Россия лидеры сүзләренчә, салым системасы җәмгыятьтә һәм федерация субъектларының социаль-икътисади үсешендә дә тигезсезлекне киметергә, гражданнарның һәм компанияләрнең керем дәрәҗәсен исәпкә алырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100