news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Сайлауда катнашу – ул «үз тавышыңны бирү» генә түгел

15 мартта Россиядә гражданнар тавыш бирә һәм илнең булачак Президентын сайлый алсын өчен сайлау участоклары ачыла. Гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин әлеге вакыйга уңаеннан россиялеләргә мөрәҗәгать итте.

«Бу – мөһим, гаять җаваплы вакыйга. Сайлау нәтиҗәләре илнең алдагы үсешенә турыдан-туры йогынты ясаячак... Искәртеп үтәм, илебездә хакимиятнең бердәнбер чыганагы – халык. Әлеге төп хокукый нигезләмә Конституциядә беркетелгән. Аның төп мәгънәсе бары тик сез, Россия гражданнарының Ватан язмышын билгеләвегезгә кайтып кала», - диде Россиянең гамәлдәге Президенты. Аның чыгышы Кремль сайтында урнаштырылган.

Ул билгеләп үткәнчә, сайлауда катнашу – ул «үз тавышыңны бирү» генә түгел, ә гражданлык позицияңне катгый рәвештә белдерү, Россиянең киләчәгенә битараф булмавыңны күрсәтү дә.

«Аңлавыгызча, хәзерге вакытта илебез бик катлаулы чорга керде, алдыбызда барлык өлкәләрдә диярлек катлаулы сынаулар тора. Аларга лаеклы рәвештә җавап бирүне дәвам итү, кыенлыкларны уңышлы җиңү өчен безгә алга таба да бердәм булырга һәм үзебезгә ышанырга кирәк», - диде дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп үткәнчә, россиялеләр бердәм булуларын, үз Ватанының иреген, суверенитетын һәм иминлеген саклый, дөреслек һәм гаделлек хакына үз кыйммәтләрен, традицияләрен, тарихын һәм мәдәниятен яклый белүен раслады инде.

Сүзенең ахырында ул Россиянең күпмилләтле халкын туган илен ярата, аны кайгырта һәм аның өчен борчыла, дәүләткә иминлек һәм чәчәк атуын тели торган бер зур гаилә дип атады.

«Шулай булачак та! Без ничек теләсәк, нәкъ шулай эшләячәкбез. Шуңа күрә сайлауга килүегезне, үзегезнең гражданлык һәм патриотик позициягезне белдерүегезне, үзегез сайлаган кандидатка, яраткан Ватаныбызның уңышлы киләчәге өчен тавыш бирүегезне сорыйм», - дип сүзен төгәлләде Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100