news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин рубльнең 2022 елда дөньяның иң көчле валюталарының берсе булуын әйтте

Көнбатыш илләренең Россиягә санкция басымына карамастан, илнең милли валютасы ел башыннан бирле дөньяда иң көчлеләрнең берсе булды. Бу хакта Президент Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында әйтте.

«Россиядә бәяләр дәрәҗәсе – март-апрель айларында күтәрелгәннән соң – майдан башлап үзгәрмәде диярлек, ә Россия рубле ел башыннан дөньяның иң көчле валюталарының берсе булды», – дип белдерде дәүләт җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, моңарчы күрелмәгән санкцияләр агрессиясе кыска вакыт эчендә «икътисадыбызны изәргә», ә РФ валюта резервларын талау аша рубльне төшерергә һәм җимергеч инфляция булдыруга юнәлдерелгән.

«Бу исәп, без күргәнчә, барысы да күрүенчә, акланмады», – дип белдерде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot