news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Ростов-на-Донуда авиаһәлакәттә гомере өзелгәннәрнең гаиләләре кайгысын уртаклашкан

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзер иң мөһиме - һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннары белән эшләү

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Влдаимир Путин Ростов-на-Дону аэропортында самолет һәлакәтендә якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашты, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Искәртеп узабыз: башлангыч мәгълүматлар буенча, "FlyDubai" авиакомпаниясенең "Boeing-737-800" пассажир самолеты бортында 62 кеше булган. Очкыч Дубайдан рейс кылган. Бүген иртәнге 3.42дә Ростов-Дон аэропортында  һава торышы катлаулы булган шартларда һава судносы һәлакәткә юлыккан.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев һәм РФ гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков Владимир Путинга самолет фаҗигасе урынында башкарылган эзләү эшләре барышы турында хәбәр иткән. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзер иң мөһиме -  һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннары белән эшләү.

Транспорт министры Максим Соколов, РФ гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков, Һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Александр Нерадько һәм РФ Президентының Көньяк федераль округтагы тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Устинов авиалайнер һәлакәте урынына бара.                                

news_right_1
news_right_2
news_bot