news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итте.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.

Россиянең бөек тарихы, куәте, дәрәҗәсе һәм дәүләтчелеге ата-бабаларыбызның күпләгән буыны, аларның ныклыгы һәм батырлыгы, фидакяр хезмәте белән барлыкка килгән.

Туган илне ихлас ярату, аның язмышына шәхси катнашыбыз булу бүгенге көндә дә ышанычлы әхлакый нигез булып хезмәт итә, куелган максатларга ирешергә булыша.

Сезгә уңышлар теләп калам», - диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot