news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде
Фото Кремль сайтыннан алынды

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Бу бәйрәм безнең илдә ата-бабаларыбызның җиңүләренә һәм сугышчан батырлыкларына чиксез хөрмәт символы буларак тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Ватанга тугрылыклы хезмәт итү тарихи традицияләренең какшамас бәйләнеше, туган йортка карата ихлас ярату бүгенге көндә дөреслек һәм гаделлек, Туган илебезнең иреге һәм бәйсезлеге өчен батырларча көрәшүче Россия хәрбиләрен илһамландыра», – дип билгеләде Россия лидеры.

Путин Миңнехановка уңышлар теләде һәм барлык иң яхшы теләкләрен юллады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100