news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады
rais.tatarstan.ru

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия көне уңаеннан котлау юллады.

«Туган илгә мәхәббәт, аның тарихы һәм бөек мәдәнияте белән горурлану, патриотик бурычка тугрылык күпмилләтле халкыбызны берләштерә», – диелә котлауда.

«Ышанам ки, ата-бабаларның хезмәт казанышлары һәм хәрби батырлыклары, аларның Ватан даны өчен фидакарьлеге – безнең өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә якты үрнәк», - диде Президент.

Ахырда Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка уңышлар, нык сәламәтлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot