Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Россиянең АСЕАН дәүләтләренә кайсы тармакларда ярдәм итүен әйтте
Россия АСЕАН дәүләтләренә атом энергетикасын үстерүдә һәм башка секторларда ярдәм күрсәтә. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин журналистларга Россия – АСЕАН саммиты пленар утырышыннан соң сөйләде.
«Росатом» иң югары экология һәм иминлек стандартлары нигезендә электр станцияләрен торгызуның уникаль технологияләренә ия. Ул атом электр станцияләрен төзеп кенә калмый, ә атомның яңа тармагын булдыруда ярдәм итә, профильле белгечләрне өйрәтә, атом-төш медицинасы, атом-төш технологияләрен авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә куллану өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша ала», – диде Владимир Путин.
Ул Россия һәм АСЕАН дәүләтләре транспорт өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту өчен күп эшләр башкаруын билгеләп узды. Трансконтиненталь диңгез һәм тимер юл йөк ташулары киңәйтелүен, яңа маршрутлар салынуын, уртак логистик сервислар эшли башлавын әйтте.
Россия Президенты террорчылыкка, наркотрафикка, җинаятьчелеккә каршы көрәш, цифрлы технологияләрне куллану кебек кискен темаларга даими рәвештә консультацияләр үткәрелүен әйтеп узды. «Киләчәктә дә кибериминлек һәм мәгълүмати-коммуникацион системалар өлкәсендә хезмәттәшлекне бергәләп алга этәрергә ниятлибез. Россиянең әйдәп баручы IT-компанияләре Азия коллегалары белән мәгълүматларны саклау, ясалма фәһем, акыллы шәһәр технологияләре һәм башка секторларда үзләренең алдынгы эшләнмәләре белән уртаклаша», – диде ул.
Владимир Путин саммит барышында гуманитар алмашулар, мәдәнияттә, фәндә, спортта һәм туризмда элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Россия гадәттәгечә Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә милли кадрлар әзерләүдә ярдәм итә. Хәзерге вакытта безнең югары уку йортларында АСЕАН дәүләтләреннән 5 меңгә якын кеше белем ала, шул исәптән Россия бюджеты нигезендә дә», – диде Президент.
Путин академик элемтәләрне ныгытуга инде 15 елдан артык МГИМО каршындагы АСЕАН үзәге саллы өлеш кертүен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз