news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Россиягә каршы 28595 санкция кертелде

Россия гражданнарына һәм компанияләренә каршы гомумән алганда 28595 санкция кертелгән - бу дөньяның башка бөтен илләренә караганда күбрәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге съездында чыгыш ясаганда белдерде. ТАСС шул хакта яза.

Шул ук вакытта Россия лидеры бизнесменнарны санкцияләрне вакытлы чаралар буларак кабул итмәскә һәм дөньяда сәүдә иреге режимын торгызуга исәп тотмаска чакырды. Аның фикеренчә, «элек булганча, инде булмаячак».

Һәм хәзер, Путин сүзләренчә, Көнбатыш илләре оялырга җыенмый, яңа рестрикцияләр белән яныйлар һәм «бу санкцион пакетларны бер-бер артлы штамплыйлар».

Димәк, чикләү чаралары көчсезләнсә дә, Көнбатыш дәүләтләре Россия «тәгәрмәчләренә таяк тыгу»ның яңа ысулын табачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot