news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россиядә телләр күптөрлелеген сакларга чакырды

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясендә телләр күптөрлелеген саклау өчен ярдәм формаларын уйларга тәкъдим итте. Аны саклауның мөһимлегенә ул Татарстан режиссеры Айдар Җаббаров сүзләреннән соң игътибар юнәлтте, Җаббаров республикада театр сәнгате үсеше турында сөйләде.

«Сез әйткән нәрсәләр бик мөһим, чөнки Советлар Союзы таркалганнан соң бездә Россиядә күп нәрсә, кызганычка, милли телләргә булышлык ягыннан югалган момент булды», – дип билгеләп үтте Путин. Ул бу турыда РФ Президентының яшь мәдәният әһелләренә бирелә торган премиясе лауреатлары белән рәсми булмаган очрашуда әйтте.

Җаббаров, милли телдәге спектакльләр тамашачылар арасында популяр саналмаганга, кайбер төбәкләрдә милли театрларга спектакльләрне рус телендә куярга туры килүен әйтте.

«Яңа формалар уйлап табарга кирәк. Сезнең сүзләрчә, сорау азрак, минемчә, эш нәкъ менә шунда. Чөнки монда, кызганычка, базар мөнәсәбәтләрендәге кебек, тәкъдимне сорау тудыра. Ихтыяҗ юк икән, беркем дә йөрми – һәм бетте, тынлык <...> Ярдәмнең ниндидер формаларын табарга кирәк, моның турында уйларга кирәк», – дип йомгаклады дәүләт башлыгы.

Искәртеп үтәбез, Галиәскар Камал исемендәге театр режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президентының яшь мәдәният әһелләренә бирелә торган премиясенә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100