news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россиядә кредит түләүләре тәртибен үзгәртә торган законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин, заемщикның акчасы җитмәгән очракта, кредит түләүләре чиратын үзгәртә торган законга имза куйды. Документ хокукый актлар порталында чыкты.

Искәртик, бүгенге көндә кулланучылар кредиты буенча башкарылган түләү күләме йөкләмәләрне үтәү өчен җитәрлек булмаса, бурычлы кеше башта штраф һәм пеня, ә аннан соң түләүләрнең агымдагы чорына процентларны, соңыннан төп бурыч суммасын түли.

Хәзер клиентлар башта процентлар буенча бурычларын, аннары төп бурыч буенча әҗәтен, шуннан соң түләүләрнең агымдагы чоры өчен процентларны, соңыннан төп бурыч суммасын, ә соңгы чиратта «неустойка»ны һәм башкаларны түләячәк.

Моннан тыш, закон банклар тарафыннан ипотеканы иминиятләштерү хезмәтләрен көчләп тагуны туктата. Ягъни кредит оешмасы клиенттан үз счетын иминиятләштерергә таләп итәргә хокуклы. Әмма клиент я ризалашырга, я хезмәттән баш тартырга мөмкин. Үз чиратында кредитор, әгәр заемщик айдан артык иминиятләштерү бурычларын үтәмәсә яки ирекле иминият килешүеннән баш тартса, торак кредиты буенча процент ставкасын арттыра алачак. Әмма мондый шарт килешүдә язылырга тиеш.

Закон 2024 елның 1 июленнән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100