news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Россиядә эшсезлек рекордлы түбән, әмма хезмәт хакына сораулар бар

Россиядә эшсезлек рекордлы түбән дәрәҗәдә кала, әмма шул ук вакытта хезмәт хакы дәрәҗәсе «аксый», дип белдерде Президент Владимир Путин. Бу хакта ул Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте. Әлеге хәлгә, аның сүзләренчә, бүгенге көндә барлык предприятиеләрнең дә тулы көченә эшләмәве йогынты ясый.

Кайбер төбәкләрдә эшсезлек дәрәҗәсе ил буенча уртача күрсәткечтән күпкә югарырак. Продукция җитештерү кимегән предприятиеләрдә коллективлар өлешчә эшле, тулы булмаган сменада эшлиләр, диде дәүләт башлыгы.

«Моның хезмәт хакына тискәре тәэсир итүе аңлашыла. Мин инде әйткән идем, бездә реаль керемнәр уртача арта, әмма аерым төбәкләрдә аерым юнәлешләр буенча ул алай түгел. Коллегаларымнан бу мәсьәләдә активрак гамәлләр көтәм», – дип китерә Путин сүзләрен Кремльнең матбугат хезмәте.

Гражданнарның кереме динамикасын ул икътисадның төп индикаторы дип атады, илдәге халыкның реаль керемнәре тулаем алганда үсә башлады, дип өстәде.

«Ахыр чиктә, бу – безнең максат: кешеләр яхшырак яшәсен өчен», – дип йомгаклады Россия Президенты.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100