news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Россиядә югары технологияләрне үстерү ихтыяҗы булуын әйтте

Дәүләт башлыгы фикеренчә, Россия цивилизациясенең киләчәге технологияләр үсешенә бәйле.

Владимир Путин Россиядә югары технологияләрне үстерү ихтыяҗы булуын әйтте
kremlin.ru

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Россиядә югары технологияләрне үстерергә кирәк, чөнки Россия цивилизациясенең киләчәге шуңа бәйле. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия 1» телеканалында «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында интервьюда әйтте. 

«Россия — ул ил генә түгел, ә чыннан да аерым цивилизация: ул күп сандагы гореф-гадәтләре, мәдәниятләре, диннәре булган күп милләтле ил», — диде дәүләт башлыгы.

Шуңа бәйле рәвештә Путин болай дип өстәде: «Әгәр без цивилизацияне саклап калырга телибез икән, без, әлбәттә, нәкъ менә югары технологияләргә һәм киләчәк үсешенә басым ясарга тиеш». 

news_right_1
news_right_2
news_bot