news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Россиядә коронавируска каршы ышанычлы өч вакцина бар

Россия Президенты пандемияне җиңү илнең фәнни-технологик потенциалының арта баруын практикада раслады, диде.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә Covid-19 инфекциясеннән ышанычлы һәм нәтиҗәле берьюлы өч вакцина бар. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.

Ул пандемия башланганда Россия, бөтен дөнья кебек үк, яңа инфекция таралу куркынычы алдында билгесезлек белән очрашканлыгын искә төшерде. Шул ук вакытта Путин бер генә минутка да илнең бу глобаль бурычны үти алачагына шикләнмәвен искәртте.

«Без алга китеп эшли алдык. <…> Коронавирустан авыручылар өчен стационарларда койкалар санын биш тапкыр, 280 меңгә кадәр арттырдык. <…> Безнең галимнәр дә чын мәгънәсендә алга китеш ясады: коронавирустан хәзер Россиянең өч ышанычлы вакцинасы бар», — дип йомгаклады Владимир Путин.

Ул пандемияне җиңү практикада илнең фәнни-технологик потенциалының арта баруын раслады, дип өстәп әйтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot