news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Россиядә хезмәт хакы буенча бурыч 3 миллиард сумнан артып киткән

Россия Президенты Россия хезмәт һәм социаль яклау министрыннан әлеге проблеманы хәл итү өчен нинди чаралар күрелүе турында хәбәр итүен сораган.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә хезмәт хакы түләмәүдә бурыч 3 миллиард сумнан артып киткән, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Владимир Путин фикеренчә, проблеманың чыганагы булып, кешенең игътибарсызлыгы тора. Моннан тыш, ул авыл хуҗалыгында бурыч – 6 процент, ә эзләп табу тармагында 12 процент, дип белдерде.

“Анда әллә акча авыл хуҗалыгындагыдан азмы? Юк, билгеле. Бу – тәртипсезлек, кешеләргә карата игътибарсызлык турында сөйли”, – дип, дәүләт башлыгы сүзләрен шәрехли агентлык.

Шулай ук Россия Президенты Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинннан әлеге проблеманы хәл итү өчен нинди чаралар күрелүе турында хәбәр итүен сораган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100