Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Россиядә чүп реформасы темплары планнан алда бара
Хәзер төп бурычларның берсе - тиешле операторлар булдыру.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россиядә чүп реформасы, барлык кыенлыкларга карамастан, планлаштырылган темплардан тизрәк бара.
Шулай итеп, төп бурычларның берсе — тиешле операторлар булдыру. Хәзер алар Россиянең барлык төбәкләрендә дә бар һәм эшли башлады инде. Бу хакта матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
«Мәйданчыклар саны берничә тапкырга артты. Беренче адымнарның берсе чүп-чарның аерым концентрациясен тәэмин итү иде. Планнан алда барабыз. Якынча 40 процентка җитте — бу планлаштырылган күрсәткечләрдән югары. Шул ук хәл әлеге калдыклар эшкәртелә торган объектларга да, яңа заманча полигоннарга да кагыла. Эш планлаштырылганнан югарырак темпта бара», — диде спикер.
Россия дәүләте башлыгы кешеләрне чүп эшкәртү заводларын төзүнең икътисади һәм экологик максатчанлыгына ышандыру һәрвакытта да җиңел булмаганлыгын, әмма аларның ничек эшләүләрен күрсәтергә кирәклеген әйтте.
«Россиядә заманча чүп эшкәртү заводлары зур үзәкләрдән һәм торактан ерак урнашкан. Тик шул ук Япониядә, әйтик, заводлар миллионлы шәһәрләрдә урнашкан. Кешеләр тормышына бернинди тискәре күренеш тә күрсәтелми. Аның каравы уңай ягы бар: бу яңа эш урыннары да, хезмәт хакы да», — дип нәтиҗә ясады Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз