news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россиядә 5 ел эчендә гомер озынлыгы 2,7 елга артуын әйтте

2020 елдан башлап медицинада беренчел звеноны модернизацияләүне финанслау өчен өч елга 150 млрд сум өстәмә акча каралган

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә медицина үсеше илдә яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгын 73 яшь тә 6 айга кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Калинград өлкәсендә узган утырышта хәбәр итте.

«Безнең сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләрнең мөһим күрсәткече - уртача гомер озынлыгының тотрыклы үсеше. Әйтик, 2014 елда ул 70,9 ел, ә быел, август мәгълүматлары буенча, 73,6 ел тәшкил иткән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу саннарны раслый», - диде Путин.

Россия халкының 60 проценттан артыгы сәламәтлек саклау өлкәсе сыйфатын югары бәяләми, һәм, нигездә, бу аның беренчел звеносына карый. Владимир Путин 2020 елның 10 гыйнварына кадәр төбәкләр беренчел звено медицина учреждениеләрен модернизацияләү программаларын эшләргә тиешлеген искә төшерде.

«2020 елдан башлап беренчел звеноны модернизацияләү чараларын финанслау өчен өч елга 150 млрд сум өстәмә акча каралган, бу һәр ел саен 50шәр млрд. Бу сумма 2020 елның икенче яртыеллыгында модернизацияләүнең башлангыч чоры өчен җитәрлек дип бәяләнә. Төбәк программаларына экспертиза үткәргәннән соң ассигнованиеләр күләме үзгәртелергә дә мөмкин дип саныйм», – диде Владимир Путин.

Россия Президенты үз чыгышында медицина учреждениеләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләү һәм нәтиҗәле хезмәт өчен түләү системасын кертү кирәклегенә игътибар итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100