news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россиядә 270 мең ясле урыны булдыру бурычы куйды

"Яслеләрне тәртипкә китерергә вакыт җитте", - диде Президент.

Владимир Путин Россиядә 270 мең ясле урыны булдыру бурычы куйды
архив
(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин 2021 елга кадәр илдә 270 мең ясле урыны булдырырга йөкләмә бирде. Шуның 90 меңен быел булдыру бурычы куелды. Бу хакта ул бүген Федераль җыенга юлламасында әйтте. 
 
"Дәүләт балалар бакчалары белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итте, аларга чират юк. Яслеләрне тәртипкә китерергә вакыт җитте", - диде Президент. 
 
2021 елга кадәр алдагы өч елда әлеге максатларга 147 млрд сум акча бүленәчәк.  
  • Владимир Путин юлламасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез, дип әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100