news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Россия халкын Пасха белән котлады

Владимир Путин Россия халкын Пасха белән котлады
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин ил халкын Пасха бәйрәме белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында чыкты.

Дәүләт башлыгы үзенең котлавында билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм миллионлаган кешенең йөрәкләрен шатлык белән тулыландыра, тормыш, мәхәббәт, игелек һәм гаделлек тантанасына ышанычны ныгыта, шулай ук җәмгыятьне традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләр тирәсенә берләштерә.

Ул ассызыклаганча, Рус православие чиркәве һәм башка христиан конфессияләре тарихи һәм мәдәни мирасны саклауда, гаилә институтын ныгытуда һәм яшьләрне тәрбияләүдә мөһим роль уйныйлар.

«Дини оешмалар дәүләт хакимияте органнары белән конструктив хезмәттәшлекне камилләштерүгә, илебездә динара һәм милләтара диалогны гармонияләштерүгә юнәлдерелгән зур, кирәкле эш алып баралар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итәләр», - диде Владимир Путин.

Президент билгеләп үткәнчә, мондый эшчәнлек югары танылуга лаек.

Пасхага каршы төндә Владимир Путин Мәскәү мэры Сергей Собянин белән бергә төнге дини чарада катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot