news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Россия Төбәкләр үсеше министрлыгын юкка чыгарды

РФ Президенты указында әйтелгәнчә, министрлык, дәүләт идарәсе системасын алга таба камилләштерү максатларында, бетерелә

 (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Төбәкләр үсеше министрлыгын юкка чыгарды. Тиешле указ дәүләт башлыгы сайтында урнаштырылган.

Документта хәбәр ителгәнчә, министрлык, "дәүләт идарәсе системасын алга таба камилләштерү максатларында", бетерелә.

Указда әйтелгәнчә, бетерелгән министрлыкның функцияләре төрле юнәлешләр буенча РФ Икътисади үсеш, РФ Финанс, РФ Төзелеш һәм ТКХ, РФ Юстиция министрлыкларына тапшырыла.  

Указ имзаланган көннән үз көченә керә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot