Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: Россия Си Цзиньпинны Казанда узачак БРИКС саммитында көтә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында көтә. РФ Президенты Владимир Путин Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышы Даими комитеты Рәисе Чжао Лэцзи белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС яза.
«Без Кытай Халык Республикасы Рәисен Казанда, Россиядә 22-24 октябрьдә узачак БРИКС саммитында көтәбез. Аңа бу сүзләрне тапшырыгыз, зинһар», - диде Россия дәүләте башлыгы Кытай вәкиленә.
Әңгәмә бүген, 11 июльдә, Санкт-Петербургта БРИКСның X Парламент форумында узды. Россия лидеры шулай ук Кытай коллегасына «иң яхшы, иң дусларча теләкләрне» тапшыруны сорады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
«Без Си Цзиньпин белән нәрсә турында килешсәк, барысы да тиешле дәрәҗәдә эшли», - дип искәртте Владимир Путин.
Элегрәк Россия Президенты Кытай Халык Республикасы Рәисенең БРИКС саммитында катнашачагына ышаныч белдергән иде. Соңрак Кремль вәкиле Дмитрий Песков Кытай лидерының сәфәре әле килештерелмәвен әйтте.
Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Чарада 30га якын делегация катнашырга ниятли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз