news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Россия сайлау системасы 30 ел дәвамында зур юл үтте

30 ел дәвамында Россиянең сайлау системасы зур юл үтте. Ул даими камилләшә — аңа иң яңа техник казанышлар һәм дөньяның иң яхшы тәҗрибәсе кертелә. Бу хакта Президент Владимир Путин Россия Үзәк сайлау комиссиясенең 30 еллыгы уңаеннан Кремль сайтында дөнья күргән котлавында белдерә.

«Соңгы елларда сайлауда катнашуны уңайлы һәм җайлы итәргә мөмкинлек бирүче цифрлы карарлар актив кертелә, – дип санап китә дәүләт башлыгы. – Сайлау участокларында уникаль, аналогы юк видеокүзәтү системасы булдырылган».

Аның сүзләренчә, һәр россияле сайлауда үз ихтыярын ирекле рәвештә белдерә алсын өчен һәм аны торган җирендә — яшәү урыны буенча яки чынлыкта торган урында, сайлау участогы яки өйдә эшли алсын өчен барлык шартлар тудырылган.

Путин ассызыклаганча, нәкъ менә халык — Россиядә хакимият чыганагы, нәкъ менә ул аның үсеш юлын билгели.

Президент шулай ук сайлау процессларын дөрес оештырган өчен Үзәк сайлау комиссиясенең хәзерге составын, аның җитәкчеләрен һәм бу мөһим дәүләт органында эшләүче һәм эшләгән һәркемне юбилей белән котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100