news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Россия Президенты вазифасына кереште

Көн уртасында башланган инаугурация тантанасы Зур Кремль сараеның Андреев залында узды.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Владимир Путин Россия Президенты вазифасына кереште. Көн уртасында башланган инаугурация тантанасы Зур Кремль сараеның Андреев залында үтте.

Дәүләт башлыгы ант кабул иткәннән соң, Кремль полкы парады смотры узар дип көтелә. Шуннан соң Кремльнең Благовещение соборында, күркәм гадәткә кергәнчә, гыйбадәт кылу чарасы үтәчәк.

2018 елның 18 мартында узган Россия Президентын чираттагы сайлауда гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин җиңү яулады. Конституция нигезендә, 7 майда үз вазифасына керешкәннән соң, ул алты ел дәвамында, ягъни 2024 елның 7 маена кадәр ил белән идарә итү хокукына ия булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot