Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ил мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Аның котлавын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Мәрҗани мәчетендә бәйрәм вәгазендә укыды.
«Исламның борынгы изге урыннарына хаҗ кылуның тәмамлануын белдерә торган Корбан бәйрәме тирән әхлакый, рухи мәгънәгә ия, кешеләрне берләштерүгә, мәхәббәт, игелек һәм шәфкатьлелек кыйммәтләрен саклауга хезмәт итә», – диелә котлауда.
Мөселман оешмалары илнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша. Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләүгә, социаль әһәмияткә ия мәгариф, хәйрия инициативаларын тормышка ашыруга зур игътибар бирә. Һәм, әлбәттә, Ватанны саклаучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшчәнлегегез олы рәхмәткә лаек, - диелә телеграмма текстында.
Бүген, 27 майда яки Зөлхиҗҗә аеның 10 көнендә Татарстан һәм бөтен дөнья мөселманнары ай календаре буенча иң мөһим ике бәйрәмнең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Республиканың барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары, Татарстанның шәһәр һәм районнарында гомумшәһәр, балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Һәр мөхтәсибәт мәчет янында чаралар оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз